

Французларның яраткан пирогы – җиләкле галета, пешерергә дә җиңел, шул ук вакытта телеңне йотарлык тәмле дә. Аны бер мәртәбә әзерләп караган хуҗабикә, һичшиксез, икенче тапкыр да пешерәчәк. Аны әзерләү өчен 200 грамм он, 100 грамм сөттән ясалган май, 7 аш кашыгы шикәр комы, 300 грамм бакча җиләге, 2 чәй кашыгы крахмал, 3 аш кашыгы су кирәк. Шикәр комы белән онны бутаганнан соң, аңа угычтан уылган майны салып болгатабыз. Туңдыргычка куеп торган сап-салкын суны өстибез һәм камырны уа-уа шар рәвешенә китереп берләштерәбез, соңрак 20 минутка суыткычка куябыз. Суыткычтан алып җәйгәннән соң, өстенә крахмал сибәргә кирәк. Яхшылап юылган һәм икегә бүленгән җиләкләрне шул крахмал өстенә салып, өстенә шикәр комы сибәргә кирәк. Алга таба пирогның өсте ачык калырлык итеп, җиләкләрне камыр белән «төрәбез» һәм духовкада 180 градуста 40 минут пешереп алабыз. Чыганак: Тәмлетамак