Барлык яңалыклар
Политика
30 гыйнвар , 11:10

Барысы да Җиңү өчен: Радий Хәбиров 2026 елның төп сүзләрен билгеләде

Бүген, 30 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров төбәк парламентына Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады.

Барысы да Җиңү өчен: Радий Хәбиров 2026 елның төп сүзләрен билгеләде
Барысы да Җиңү өчен: Радий Хәбиров 2026 елның төп сүзләрен билгеләде


Депутатларга мөрәҗәгать чыгышын ул мондый сүзләр белән башлады: “Бу елга иң төп бурычны мин өч сүз ярдәмендә формалаштыра алам – Барысы да Җиңү өчен! БАРЫҺЫ ЛА ЕҢЕҮ ӨСӨН. Бу Юллама белән мин республика Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутатларына төбәк Башлыгы буларак кына мөрәҗәгать итмим. Бу Юлламада минем шәхси инануларым, гражданин һәм ир-егет буларак буларак шәхси кичерешләрем дә чагылыш тапты.
Барысы да Җиңү өчен – бүген бу безнең өчен иң мөһим төшенчә. Башкортстан өчен. Русия өчен. Шул ук вакытта «Барысы да Җиңү өчен» дигәндә, мин бу сүзләрне аныклап аңлатырга телим.
Махсус хәрби операциянең дүртенче елы бара. Бу хәрби конфликт – Европа континентында Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан соң иң күләмлесе. Ул тирән тарихи тамырларга ия һәм безнең илебез өчен зур сынау булды. Русиягә моңа кадәр күрелмәгән көчле хәрби, икътисади, идеологик басым ясала – ул аны лаеклы үтә. Безне санкцияләр белән сындырырга, буарга телиләр. Дөньядан аерып алып, мәдәниятебезне тыярга телиләр.
Без махсус хәрби операциянең ниндидер локаль конфликт кына булмавын яхшы аңларга тиешбез. Аның характеры чикләнгән операция, нокталы хәрби бәрелешләр кысаларыннан чыга. Махсус хәрби операция – ул глобаль конфликтның бер өлеше. Ул – гадел дөнья төзелеше өчен көрәш. Көнбатыш элиталарының тоташ планетага гегемония тәртибен урнаштыруга каршы көрәш”.
Башкортстан Башлыгы хәзерге вакытта нәкъ менә Русия ирекле дөнья лидеры буларак чыгыш ясавын билгеләде. Шуңа да тиңдәшсез каршы тору, көрәш барлык өлкәләрдә дә – икътисадта, дипломатиядә, технологияләрдә, медия һәм кибер мохиттә бара. Аның ахырына Русиянең тарихи язмышы, аның бәйсезлеге турыдан-туры бәйле. Балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге бәйле.
“Безнең дошманыбыз – Украинаның тугандаш халкы түгел. Безнең дошманыбыз – яңадан тергезелгән, вәхши неонацизм. Аны дистә еллар дәвамында Русияне көчсезләндерү, бүлү һәм таркату максатлары белән янган коллектив Көнбатыш үстерә, көч бирә. Ул безгә якын булган илне безгә каршы таранга әйләндерде. Ә Украина халкы – кансыз нацист вәхшиләр һәм русофоблар кулында.
Хәтта бу залда да фронтның теге ягында калган туганнары, якыннары, дуслары булган кешеләр байтак. Сезнең күңел сызланулары – безнең өчен дә уртак. Без аларга каршы көрәшмибез. Без аларның аңын нәфрәт белән агулаганнар белән сугышабыз. Моннан 80 элек көрәшкән кебек, тугандаш украина халкын нацизм богауларыннан коткарыр өчен көрәшәбез.
Кадерле дуслар! Бу темага бик күп бәхәсләшергә, сөйләргә һәм акыллы фикерләр әйтергә була. Үз-үзебезне озакламый барысы да үтәчәк һәм яңадан элеккечә булачак дип тынычландырырга була. Бернәрсә дә үтми, бер нәрсә дә тиз генә төзәлмәячәк. Һәм инде бер нәрсә дә элеккечә булмаячак. Хәзер бары тик Русия яугирләренең көче, фидакарь ныклыгы һәм каһарманлыгы гына безнең һәм киләчәк буыннарның тыныч һәм хәвефсез тормышын тәэмин итәчәк каршы тору стадиясенә килеп җиттек.
Шуның өчен нәкъ менә хәзер безгә Җиңү өчен өчен барысын да эшләргә кирәк. Һәм бу авыр көрәштә җиңәр өчен җәмгыятебездәге һәркемнең берләшүе кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Барысы да Җиңү өчен: Радий Хәбиров 2026 елның төп сүзләрен билгеләде
Барысы да Җиңү өчен: Радий Хәбиров 2026 елның төп сүзләрен билгеләде
Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас