Бүген Радий Хәбиров республиканың Дәүләт Җыелышына Юлламасында радиоэлектрон көрәш, аны ачыклау һәм басу системаларын үстерү темасына аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, төп бурыч булып FPV-дроннар, разведка дроннары һәм перехватчиклар эшләү һәм җитештерү кала.
"Башкортостан пилотсыз авиация һәм радиоэлектрон көрәш буенча компетенцияләр үзәкләренең берсенә әверелде. Төбәкләрнең "дронофикациясе" рейтингының беренче өчлегенә керде. Безнең уникаль предприятиеләр Русиядә беренчеләрдән булып пилотсыз очкычлар өчен Fpv-дроннар һәм электр двигательләрен күпләп чыгаруны башлап җибәрделәр. Президент кушуы буенча без барлык класслардагы гражданлык һәм хәрби дроннарны эшкәртәбез һәм җитештерәбез. Инженерларыбыз "Кыш Бабай" дип атаган авыр дрон очыш сынаулары узган һәм бүген яугирләребезгә ярдәм итә. Бу эшне координацияләгән өчен безнең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Артур улы Хәкимовка рәхмәт белдерәм.
МХО зонасына соңгы ике елда барлыгы 10 меңнән артык дрон җибәрелгән. Быел без 20дән артык резидент компанияне берләштерү, пилотсыз очкычлар һәм аларның компонентларын җитештерүне арттыру өчен төбәк фәнни-җитештерү үзәген ачарга планлаштырабыз. 1 апрельдән БПЛА тапшыру күләмен 50% ка арттырырга кушам", – диде республика җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы искәрткәнчә, Оборона министрлыгы гаскәрләрнең яңа төрен – пилотсыз системалар гаскәрләрен төзи һәм тиешле җыелма игълан ителгән инде.