Барлык яңалыклар
Политика
30 гыйнвар , 16:00

“Нигә нәкъ бүген?” – дигән сорауга җавап биреп

Бүген, 30 гыйнварда, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров төбәк парламентына Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады.

“Нигә нәкъ бүген?” – дигән сорауга җавап биреп
“Нигә нәкъ бүген?” – дигән сорауга җавап биреп

 Аның республика парламентына бу юлламасы “Барысы да Җиңү өчен” дип аталды һәм тулысынча диярлек махсус хәрби операция темасына багышланды. Радий Фәрит улы “Россия 24” каналында Мөрәҗәгатьнамә буенча нәтиҗә ясап, болай дип билгеләде: “Башкортстан махсус хәрби операция башланган тәүге көннән үк барлык процессларга җитди кушылды. Республика өчен дүртенче ел төп бурыч – аңа ярдәм итү. Без бу җәһәттән бер нәрсәне дә үзгәртергә җыенмыйбыз һәм эшебезне артабан да дәвам итәбез, – диде төбәк җитәкчесе. – “Нигә нәкъ хәзер?” дигән сорауга җавап биреп, без җәмәгатьчелеккә шуны әйтергә телибез: илебез Президенты билгеләгән махсус хәрби операция бурычлары үтәлергә тиеш. Шулай булмаса, нигә шул кадәр кеше дошманга каршы көрәшә һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә? Бу беренчедән”.
Республика Башлыгы ассызыклаган икенче сәбәп: килешү турындагы сөйләшүләр барса да, махсус хәрби операция тукталмый. “Безнең хәрбиләребез яу кырында дошманга каршы көрәшә, куелган бурычларны үти. Һәм алар үтәлеп бетсен өчен, шулай барырга тиеш”, – дип билгеләде Радий Хәбиров һәм Мөрәҗәгатьнамәнең тоташ республика фикерен чагылдыруы турында әйтте.
“Нәкъ менә шуңа да төп девиз – “Барысы да Җиңү өчен”. Җиңү булырга тиеш! Мин янә кабатлап әйтәм: бу хакта абстракт рәвештә сөйләмибез, без махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә ныклап катнашабыз, – диде Радий Фәрит улы. – Безнең күп санлы якташларыбыз хәрби бурычларны үти. Монда, республикада, без дә дәүләт оборонзаказы үтәлү һәм илебезнең үз-үзен яклау сәләтен арттыру өчен эшлибез. Ассызыклап әйтәм, без кешеләр фикерләрен чагылдырабыз: без Җиңү килүен телибез, һәм ул булырга тиеш. Мин бүгенге Мөрәҗәгатьнамәнең төп максаты шушы дип исәплим”.

Автор:
Читайте нас