ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Район яңалыклары
20 Августа , 11:16

Кайдан таныш тавыш яңгырый?

  Район мәдәният йортының "Замандашлар" халык театры режиссеры Ревинер Гобәев “Юлдаш” радиосы эфирында чыгыш ясады

Кайдан таныш тавыш яңгырый?Кайдан таныш тавыш яңгырый?
Кайдан таныш тавыш яңгырый?

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният йортының «Замандашлар» халык театры режиссеры Ревинер Әмир улы Гобәев Уфада «Юлдаш» радиостанциясендә кунакта булды. Визит барышында Рәвинер Әмир улы  «Замандашлар» халык театрының иҗади юлы, район мәдәнияте тормышы, коллективның яңа максатлары һәм киләсе сезонга планнары турында сөйләде.

Режиссер милли традицияләрне саклауда һәм тамашачыларга рухи тәрбия бирүдә үзешчән театр сәнгатенең роле турындагы фикерләре белән уртаклашты. Җырларның җанлы башкарылуы эфирның үзенчәлекле бизәге булды: якташыбыз студияне җылы, рухи атмосфера белән тутырган вокаль номерлары белән радио тыңлаучыларны сөендерде. Чакмагыш тамашачыларына район мәдәният йорты сәхнәсеннән таныш булган атказанган мәдәният хезмәткәре тавышы бу юлы бөтен республика халкы өчен яңгырады.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас