ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”

Чакмагыш районының алдынгы хуҗалыкларының берсендә – җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә сенажга яшел масса салу дәвам итә. “Бүгенге көндә бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”, – ди хуҗалыкның баш агрономы Илнур Шәйхелисламов.

“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”
“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”


“Макдон” чапкыч техникасы руле артында – механизатор Андрей Кыятов эшли. Яшел массаны “Полесье” мал азыгы җыю комбайнында Илүс Галимов белән Мансур Насыйров җыя, Наил Гәрәев, Илфир Галин, Вәсил Гарифуллин, Рәфис Дәүләтшин ташып тора. Трамбовкада – К-700 техникасында Әгләм Зыязетдинов эшли. Ашлык чистарту машинасында – Илһам Мансуров.
“Эшләр көйле баргач барыбызның да кәеф яхшы. Яңгырлар явып үткәч һәм көннәр җылы торгач үләннәр куе һәм сусыл булып үсте. Хәзер бер сәгать вакытны да әрәм итмәс өчен бердәм эшләргә кирәк”, – ди тәҗрибәле агроном.
Бүгенге көнгә люцернадан 8000 тоннадан артык азык салынган. Фотода: берьеллык үләннәрне алу процессы.

“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”
“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”
“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”
“Бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: