ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уңган булганга мактала

«Заря» авыл хуҗалыгы кооперативы басуларында эшләр көйле бара. Чөнки һәр эшкә алдан җитди әзерләнәләр, техниканы сыйфатлы итеп ремонтлыйлар. Һәркем үзенә ышанып тапшырылган техниканы сакчыл файдаланырга, югары җитештерүчәнлеккә ирешергә омтыла.

Уңган булганга мактала
Уңган булганга мактала

 Кыскасы, биредә фәкать уңганнар гына хезмәт сала. Шундыйларның берсе — Салават Гыйльванов хәзер 38 ел инде руль артында. Хуҗалыкта шофер өчен эш беркайчан да бетеп тормый. Салават Әүхәт улы ел дәвамында ал-ял белми, вакыт белән исәпләшми: кышларын ерак аралардан төрле йөк ташый, җәйге айлар аеруча мәшәкатьле. Менә хәзер 33 ел дәвамында ул сенаж салу-базлауда катнаша. Әлбәттә, тырышлар мактала, тормыш-көнкүрешләре дә матур, җитешле. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән өчен Салават Әүхәт улы Русия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Автор:Әфидә Гыйльванова.
Читайте нас: