Шәһәрләрдә һава шартларының нинди булуы, бәлки, бик мөһим дә түгелдер, ә менә авыл хуҗалыгы районы булган безнең җирлек өчен озайлы яңгырлардан соң урнашкан мондый көннәр – көтеп алынган сөенеч. Инде урак башлана гына дип торганда гел яңгырга киткән һава шартлары яңа уңышны кайнар тир түгеп, фидакарь хезмәт салып үстергән игенчеләрнең генә түгел, ә безнең, бу тармакта эшләмәгән кешеләрнең дә, җанын көйдерә башлаган иде. Ниһаять, көтеп алынган кояш чыгып, комбайннар басуларга керә башлады. Иген кырларында инде атнадан артык мотор гөрелтесе тынып тормый – аяз, коры көннәрнең һәр минутын игелекле файдаланырга тырышып эшли бу чорда якташларыбыз. Яңгырлар уҗым культуралары уңышы күләменә күпмедер йогынты ясаса да, ашлыкның амбарларга кайта башлавы – зур шатлык. Белүебезчә, районыбыз хуҗалыкларында ашлык киптергеч агрегатлар хәстәрләнгән, бодайның дымлылыгы югары булган очракта, аны тиешле кондициягә җиткергәнче киптереп саклау мөмкинлеге бар. Без Ленин исемендәге хуҗалыкның Яңа Балтач авылы янындагы арпа басуына килеп җиткәндә төшке аш вакыты узып бара иде. Механизаторлар тамак ялгаган арада хуҗалыкның агрономы Тимур Филлипенко белән әңгәмәләшеп алдык. Кооперативта быел бөртеклеләр 2200 гектар мәйданда чәчелгән. Без барган 29 август көненә бу мәйданнарның 752 гектарында урып-җыю эшләре тәмамланган иде. Әлегә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 24 центнердан артык уңыш җыеп алына. Уҗым бодае уңышы көтелгәннән кимрәк булды, чөнки басуларгага кереп булмау сәбәпле, башагында ук шыта башлады. Ә уҗым арышының байтак өлешен яңгырлар башланганчы җыеп алуга ирештек. Язгы салкыннар да иген культуралары шытымнарына берникадәр зыян салып өлгерде, дип сөйләде безгә басулар хуҗасы. Әйе, игенчеләр өчен аеруча сыналышлы булды шул бу җәй. Хәтта берничә дистә еллар эшләгән белгечләрдән дә мондый яңгырлы җәйне хәтерләмим дигән фикерләр ишетергә туры килде быел. Иҗади төркемебез тукталган арпа басуында да эш күләме бик аз гына калып бара иде. Урып-җыю эшләре белән беррәттән хуҗалык басуларында җир эшкәртелә, кичә уҗым арышын чәчә башладык, диде Тимур. Шулай ук салам да әзерләнә. Без сөйләшеп торган арада да яныбыздан пресс-подборщик агрегаты булган трактор үтеп китте, игене суктырып алынган салам төргәкләр булып төрелеп, басу буйлап тезелеп калды. Хуҗалыкта басу эшләрен башкарып чыгу өчен ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә хәстәрләнгән, бу җәһәттән өзеклекләргә юл куелмый. Кырдагы механизаторга төшке һәм кичке аш әзерләнеп, алар эшләгән басуларга алып барыла. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел, егетләр түләүләрдән, эш шартларыннан канәгать дип билгеләде урта звено җитәкчесе. "Әлбәттә, барлык тармакларгы кебек сезнең кооперативта да барысы да шом-шома юлдан тәгрәп кенә бармыйдыр, урып-җыю чорында нинди проблемалар үзен ныграк сиздерә?" — дигән соравыбызга Тимур Филиппенко, хәзер инде байтак еллар дәвамында тармакта көнүзәк булып яшәп килгән проблема – кадрлар кытлыгы диде. Әлбәттә, бу республика, районның гына үзенчәлеге түгел, ил күләмендәге төп кыенлык. Әмма, шуңа карамастан, хуҗалыкта эшне тиешле дәрәҗәдә оештырып алып баруга ирешәләр. Безнең әңгәмә тәмамлануга механизаторлар да төшке ашларын тәмамлап, һәркайсы үз техникасы янына ашыкты. Үтенеп кенә барысын да бергә җыеп, күмәк фотога төшәргә күндерә алдык. Анда да җәһәтрәк булуыбызны сорадылар – чөнки быел кояшлы көннең һәр минуты бәһалап беткесез. Ленин исемендәге хуҗалыкның тәҗрибәле хезмәткәрләре – комбайнчылар Вилүр Хәмәтханов, Ильяс Ваһапов, Илһам Мәрдәншин, водительләр Фәндәлис Шакиров, Алик Мусинны — үз һөнәренә, җир эшенә тугры калган, авыл тормышын үз итеп яши, эшли, авылны яшәтә. Тармакта озак еллар хезмәт салган, техниканы һәм үз хезмәтен яхшы белгән бу уңганнарның хезмәтенә, тырышлыгына хуҗалыкның гына түгел, районыбыз һәм республиканың да икътисади, азык төлек иминлеге турыдан-туры бәйле. Кешелек тарихындагы иң мөһим һөнәр ияләре булган бу ир-егетләргә тик уңышлар гына юлдаш булсын, һава шартлары уңай килеп торып, хезмәтләре күркәм нәтиҗәләре белән куандырсын дип телибез.