ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сельское хозяйство
22 октябрь , 16:15

Бөртекләргә сокланып туймаслык

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте басуларында моңа кадәр безнең төбәктә ят саналган культуралар игеп, шактый мул уңыш җыеп алуга ирешүләре яңалык түгел инде. Фәнни нигезләнелеп, җитәкчеләр, белгечләр, галимнәр һәм барлык хезмәткәрләрнең берлектәге тырышлыгы  белән биредә тәүгеләрдән булып сөя, рапс кебек майлы культуралар игүне үзләштергәннәр иде, бу яңалык әкрәнләп башка хуҗалыкларда да күтәреп алынды һәм, отышлы культуралар буларак, шактый табыш китерә башлады.

Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык

 

Быел менә тагын бер яңалык шаһиты булдык: хуҗалыкта кукурузны бөртеккә үстерүне дә уңышлы үзләштерүләрен үз күзләребез белән күреп сөендек.

Шушы көннәрдә Имәнлекул бүлекчәсендәге 232 гектар мәйданда урнаштырылган шушы культураның “Эмилен” сортлысын урып-җыю барышы белән танышып кайттык. Авылга терәлеп ук торган әлеге басудагы эшләр барышын без бүлекчә идарәчесе Фәдис Фәнил улы Бакиров белән бергәләп карап чыктык.

Басуда әле дүрт “Акрос” комбайны кукуруз чәкәннәрен суктыру белән мәшгуль. Үз эшенең чын осталары булган тәҗрибәле механизаторлар Дамир Хөсәенов, Ринат Габитов, Самат Гәрәев һәм Марат Үлмәсов үз басу корабларына әлеге культураны суктырып алуга тәгаенләнгән махсус ураклар тагын, үстереп  алынган бөртеген дә югалтуларга юл куймыйча эшлиләр. Алтынсу гәрәбәдәй бөртекләрнең гектар төшеме уртача 82 шәр центнер тәшкил итүе дә гаҗәпләндерде. Югыйсә, табигать шартлары бигүк көйле булмаган безнең төбәктә мондый нәтиҗәлелеккә ирешү тәү карашка мөмкин булмаслык хыял кебек бит! Әлеге культура үтә нәзберек булуы белән аерылып тора, ул уңышлы игелсен өчен аерым климат шартлары – җылылык, дымлылык, көн озынлыгы һәм башкалар таләп ителүе күптәнге хакыйкать. “Базы” игенчеләренең безнең шартларда да шундый югары нәтиҗәлелеккә ирешүләре – югарырак телгә алынган шартларның һәм җитәкчеләр, белгечләр, галимнәр һәм механизаторларның берлектәге тырышлыгының күркәм нәтиҗәсе дә! Безнең күз алдыбызда комбайннар уртача берәр чакрым суктырып баруга бункерлары өстендә  алтынсу таулар хасил була. Җемелдәгән маякчыкларны күреп, автомашиналар һәм тракторлар аларны тизрәк бушатып алырга ашыга. Шундый уңганнарның берсе – “К-742” маркалы тракторны иярләгән механизатор Редик Гыйләҗевны фоторәсемгә төшереп алдык. Ул алдынгы комбайнчы Дамир Хөсәеновның бункерыннан кукурузны бушатып алып, ындыр табагына алып китте. Ул арада башка комбайннар бункерлары өстендә җемелдәгән утларны күреп, тагылма арбага да ия “КамАЗ”лар һәм башка техника төрләре дә аларны бушатып алырга ашыкты.

Имәнлекул авылындагы ындыр табагына кайткан бөртекләрне киптергеч бункеры гына кабул итеп өлгерә алмаганлыктан, аны тәүдә көшелләргә дә өеп торалар. Алтын таулары тезмәсенә охшаш бу өемнәр дә ерактан ук соклану тудыра. Әлбәттә, ул әкренләп киметелә бара – махсус төягеч бөртекләрне биредәге “ГАЗ” автомашинасы кузовына төйи һәм киптергеч бункерына озата. Басудан әлегә уртача 27-30 процент дымлылыкта кайтарылган бөртекләр киптергечтән 13-14 процентка калып чыгарыла һәм келәтләрдән урын ала. Хуҗалык белгече Филүс Фәрит улы Зарипов белдерүенчә, бүген әлеге культура 7000 центнер тупланырга өлгергән дә инде. Ә хуҗалык буенча бөртеккә суктырыласы кукуруз мәйданнары 1000 гектарны били икән.

Бүлекчә идарәчесе Фәдис Бакиров белән әңгәмәләшеп алдык. Биредә сөренте җирләр барлыгы 4000 гектардан артык мәйданны тәшкил итә. Аның яртысына диярлек – 1745 гектарына уҗым культуралары чәчелгән. 500 гектарда соя үстереп тә отылмаганнар – ярыйсы гына кыйммәтле әлеге культураны игү дә үзен күпкә аклаган. Рапсны орлыкка да, сидерат буларак та үстереп, ярыйсы ук файда алганнар. Бүлекчәдә 400 баш савым сыерына ия товарлыклы-сөтчелек фермасы ихтыяҗлары өчен мал азыгы культуралары чәчелгән мәйданнар да шактый, алардан да кышлату барышын продукция җитештерү күләмнәрен киметмичә үткәрергә җитәрлек күләмдә югары сыйфатлы мал азыгы туплап алынган. Бүлекчәнең техника паркы да ярыйсы ук бай гына икән: дүрт заманча бөртек суккыч комбайннары, 2 данә РСМ, 2 данә “Кировец” (“К-701”, “К-742” маркалылар), бер “Т-150”, дүрт “МТЗ-1221”, бер “Фент” маркалы тракторлары, үзбушаткыч “ГАЗ” автомашиналары, шактый күләмдә югары җитештерүчәнлекле заманча туфрак эшкәртү, чәчкеч, уңыш җыйгыч тагылма агрегатлары бар. Механизаторларга да, техниканы саклауга да үтә яхшы шартлар тудырылган, хезмәт ияләрен көненә ике тапкыр кайнар ашлар белән төрләндереп тукландырулары да җитештерүчәнлекне күтәрүгә булышлык итә. Гомумән, базылыларда эш кешесенең кадерен белү бар һәм бу җитештерү күрсәткечләрендә дә уңай чагылыш таба.

Без заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган машина-трактор остаханәсендә дә, иң яхшы агрегатлар белән җиһазландырылган ындыр табагында да булдык һәм һәркайда эшләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуы соклану хисләре генә уятты.

Язмабызны базылыларның һәр яңалыкны кыю үзләштерүгә алынуларын тасвирлап башлаган идек. Мондый омтылыш алда да дәвам итәчәк һәм, һичшиксез, яңа культуралар игү бездә дә киң таралу алыр, дигән ышаныч белән тәмамлыйсы да килә. Бу шулай булачак та.

 

Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык
Бөртекләргә сокланып туймаслык
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: