24-26 июльдә «Басу көне – 2025» республика семинары узды. Башкортстанда “Басу көннәре” зона форматында ел саен уздырыла.
Гадәттәгечә урып–җыюга старт бирә торган “Басу көне — 2025” масштаблы форумы агымдагы елда Башкорт дәүләт аграр университетының Укыту-фәнни үзәгенең тәҗрибә яланында үткәрелде.
Анда Республика башлыгы Радий Фәрит улы Хабиров БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыяте” предприятиесе генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовка "Башкортостан Республикасы алдындагы казанышлары өчен"орденын тапшырды. Тәҗрибәле җитәкченең озак еллар дәвамында башкарган эшенә тугры булып, туган авылында тырышып хезмәт салып, хуҗалыкны республика күләмендә алдынгы сызыкка бастыруы олы хөрмәткә лаек.
Бүгенге көндә “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте – республика күләмендә дан казанган алдынгы хуҗалыкларның берсе. Барлык басу эшләрендә дә, сөт җитештерүдә дә хуҗалыкның беренчеләрдән саналуын район, республика язмалары, күптөрле грамоталар, мактау кәгазьләре дәлилли. Шулай ук урып-җыю эшләре һәрвакытта югары дәрәҗәдә, зур активлык белән төгәл вакытта тәмамлана. 2024 ел йомгаклары буенча ул "Русиянең иң яхшы чөгендер чәчүче хуҗалыгы"дип танылды.
Корылтай депутаты буларак авыл тормышында да кайнап яши Вадим Васильевич. Район тормышын аннан башка күз алдына китереп булмый: берничә авыл Советы эшчәнлеген һәрчак контрольдә тота: Юмаш авыл биләмәсендә аннан башка бернинди эшләр дә эшләнми, чаралар үтми – ул үзе оештыручы да, иганәчелек итүче, кирәк чагында тәнкыйтләүче дә, һәрчак ярдәмгә килергә әзер җитәкчебез.
Районыбызның олы хөрмәткә лаек кешесен яше-карты ихтирам итә, еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгәть итә. Гомүмән алганда, без җитәкчебездән уңдык, диясе генә кала. “Безнең бурыч бер – республика, район һәм аның халкы мәнфәгатъләрен кайгырту", – ди ул. Юмаш авыл Советы биләмәсендә алдынгы “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте булганлыктан авыл үсә, елдан-ел матур йортлар, урамнар калкып чыга. Яшьләр авылда кала. Аларга матур итеп эшләргә һәм яшәргә барлык мөмкинлекләр бар. Күп еллар буена авылны матурлауга, табигатен саклауга, тергезүгә күп көч салганы, финанслата ярдәмнәре, акыллы киңәшләре өчен, кешеләргә матур яшәү өчен барлык уңайлыклар, шартлар булдырганына барлык Юмаш авылы халкы исеменнән Вадим Васильевичка зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез, без аның ярдәменә, акыллы киңәшләренә һәрвакыт мохтаҗбыз.
Олы кеше – солы төше, дип юкка гына әйтмәүләре һәркемгә мәгълум. Республика күләмендә зур ихтирам казанган, күптән түгел күркәм юбилеен билгеләп үткән Вадим Васильевич Соколовны барлык райондашлар, авылдашлар исеменнән уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бу бүләк – җитәкченең агросәнәгать тармагын үстерүдәге зур казанышларын һәм туган җиребез хакына күпьеллык хезмәтен тану.”
Семинарда шулай ук Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән "Заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бухгалтеры Гүзәл Әгъзамова һәм җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат" җәмгыяте инженеры Альберт Хафизов бүләкләнделәр.
Монан тыш, районыбызның "Герой" авыл хуҗалыгы кооперативында республикада иң яхшы машина белән сыер саву операторы эшләгәне билгеле булды. Гөлназ Хөрмәтуллина машина белән сыер саву операторлары арасында 46 нчы республика конкурсында җиңүче дип табылды. Ул жюри билгеләмәре буенча иң күп балл җыйды, теоретик һәм практик биремнәрне үтәүдә бик яхшы белем һәм осталык күрсәтте.
Семинарда районыбыз делегациясе заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карады. Аларда «Трактор-шоу»ны (тракторларда ярышлар) күрү, фермерларның эксклюзив продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булды.
Шулай ук үсемлекчелек казанышларын күрсәтү өчен 10 гектар мәйданда сорт сынау үрнәкләре белән 260 делянка булдырылган иде. 8 гектар мәйданда үсемлекчелектә заманча технологияләр кулланып җитештерү тәҗрибәләре үткәрелде.