Аның эшендә Башкортстан Республикасы Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Салават улы Җиһаншин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, республиканың 20дән артык районы вәкиле катнашты.
Эпизоотик иминлек тәэмин итү – ветеринария хезмәтләренең эше генә түгел, ә бөтен агросәнәгать комплексының икътисадый тотрыклылыгының ышанычлы нигезе һәм регионның азык-төлек иминлегенең төп факторы булып тора. Соңгы арада илебездә биологик хәвеф даими үсә торган шартларда без уяулыкны сакларга һәм үтә дә игътибарлы булырга тиешбез.
Семинарның икенче өлешендә җаваплы хезмәтләр белән бергә авыру таралу учакларын локальләштерү алгоритмнарын кабатладылар, техник чараларның әзерлеген тикшерделәр. Районыбызның җаваплы оешма-предприятиеләре вәкилләре әлеге чарада югары һөнәри осталык күрсәтте. Чара ведомствоара хезмәттәшлекне ныгытырга да мөмкинлек бирде.
Мал-туар арасында очрый торган авыруларны профилактикалау һәм аның безнең районда таралуына юл куймас өчен хуҗалыклар вәкилләренә үтә дә уяу булырга кирәк.
Мондый практик тәҗрибә уртаклашу потенциаль биологик янауларга тагын да нәтиҗәлерәк каршы торырга мөмкинлек бирәчәк, дигән ышаныч зур.