Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләре, хезмәт алдынгылары һәм башкалар катнашты. Җыелышны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә ул районыбыз агросәнәгать комплексының 2025 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2026 елга алда торган бурычлар буенча җентекле хисап тотты. Илдар Илүс улы агросәнәгать предприятиеләрендә, хуҗалыкларда һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында һәр тармак буенча башкарылган һәм ирешелгән эшчәнлек турында тулы анализ ясады. Һәр күрсәткечләр буенча тулы мәгълүмат бирелде һәм слайдлар белән озатылып барды. Илдар Илүс улы белдерүенчә, авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадының төп тармагы булды һәм шулай булып кала да. Аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә тоташ районның икътисади һәм социаль тотрыклылыгы бәйле. Үз чыгышында республикада һәм районыбызда узган хуҗалык елында ирешелгәннәр белән таныштырды. “Районның авыл хуҗалыгы тармагында алга таба да үсеш өчен мөмкинлекләр зур. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы аркасында 2025 елда җитештерелгән продукция күләменең шактый артуына ирештек. Барлыгы 7 млрд. 493 млн. сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 8,5% ка күбрәк. Районның тулай җитештергән продукциясе структурасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше 80%, яки 6 млрд. сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча «Герой» коперативы (10 млн. 684 мең сум), җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте( 7 млн.522 мең сум), «Победа», «Алга», «Заря» хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте алдынлыкны тота. Үсемлекчелек продукциясенең өлеше гомуми күләмдә 42,4% тәшкил иткән, терлекчелек продукциясе – 57,6%. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә катлаулы, җиңел булмаган һава торышы шартларында эшләргә туры килде. Моңа карамастан, басу батырлары лаеклы уңыш үстереп алуга иреште. Ашлыкның тулаем күләме 170 мең тоннадан артып китте (гектар күәте уртача – 42,6ц). 12 мең тоннадан артык көнбагыш җыелды, шикәр чөгендере 180 мең тоннадан артык җыелды. 2025ел уңышы өчен район хуҗалыклары тарафыннан һәр 1 га чәчүлек мәйданына 80 кг микъдарларда минераль ашлама кертелгән. Илдар Илүс улы бу юнәлештә «Герой», «Байбулат», “Базы” хуҗалыкларын мактап телгә алды. 2025 елда хуҗалыклар тарафыннан 3 млрд.894 млн. сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелгән. Хуҗалыкларда сыер маллары саны 23 мең 996 баш тәшкил итә, шул исәптән савым сыерлары – 9304 баш, 2024 ел белән чагыштырганда 283 башка арткан. Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгылыкны ычкындырмый. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 87 мең 693 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елдагыга караганда 6,3% ка күбрәк. Һәр сыердан уртача 9 мең 425 кг сөт савылган – бу 2024 елга караганда 279 кг га күбрәк. 1 сыерга исәпләгәндә сөт җитештерү буенча «Герой» (12540 кг.), «Базы» (10012 кг.), «Байбулат» (9356 кг.) хуҗалыклары алдынгылар рәтендә. 2025 елда ит җитештерү күләме 4% ка арткан һәм 3 мең 461 тонна тәшкил иткән. 3 мең 461 тонна ит сатылган – бу 2024ел белән чагыштырганда 7,6% ка әзрәк. Сыер малларын үстерүнең барлык төркемнәре буенча уртача тәүлеклек артым күрсәткече 767 грамм тәшкил иткән, 2024 елдагыга караганда 9граммга күбрәк. «Герой», «Базы» һәм «Байбулат» хуҗалыклары терлекчеләре тәүлеклек артымны 800 граммнан артык алганнар. 2025 елда 500 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Машина-трактор паркын яңа заманча машиналар, куәтле тракторлар, лизинг һәм кредитлар буенча күпфункцияле универсаль машиналар сатып алу юлы белән яңарту, ресурсларны саклый торган авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу, авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллану һәм саклау мәсьәләләрен киләчәккә максат итеп куйдылар. 2025 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 1 млрд.865 млн. сум тәшкил иткән. Инвестицияләрнең төп күләме «Базы» – 795 млн.сум, «Герой» – 756 млн. сум, «Байбулат» хуҗалыкларында – 131 млн. сум. 2024 елда өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Авыл хуҗалыгы үсешенә 2025 елда 287 млн.сумлык тулаем продукция җитештергән крестиән-фермер хуҗалыклары да сизелерлек өлеш керткән. Район территориясендә 10 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. “Бөртекле һәм кузаклы, башка культураларны 54, 505 мең га мәйданда чәчүне планлаштырабыз. Бөртекле культуралар мәйданы – 39,5 мең гектар, техник культуралар – 18442 гектар, азык культуралары – 22148 гектар тәшкил итәчәк. Бүген барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең төп тырышлыгы язгы кыр эшләрендә катнаша торган техниканы һәм агрегатларны әзерләүгә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар туплауга һәм орлык материалын әзерләүгә юнәлдерелергә тиеш. Хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә телим. Бу мәсьәлә һәрвакыт белгечләр һәм җитәкче контролендә булырга тиеш, бигрәк тә басу эшләре башлангач. Булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга һәм заманча технологияләрне куллануга кертергә кирәк”, – дип басым ясады Илдар Илүс улы. Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәетов, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Гайсин, баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов, район ветстанциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеевның чыгышлары да эчтәлекле һәм фәһемле булды. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә җиңел булмаган хезмәтләре өчен беренче чиратта рәхмәт сүзләре җиткерде. Аннары район җитәкчесе җитешсезлекләргә күз салырга, киләчәктә дә авыл хуҗалыгы тармагын үстерергә һәм җиң сызганып эшләргә чакырды. “Механизаторлар һәм терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләренең уртак тырыш хезмәте нәтиҗәсендә агымдагы икътисади ел да уңышлы булыр, дип ышанасы килә”, – диде ул.