ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно

Хәерле сәгатьтә!

Район хуҗалыкларында сабанашлык культураларын чәчүгә керештеләр. Апрельнең соңгы көнендә җиде хуҗалык басуларында чәчкеч агрегатлар тәүге гектарларда өлгереп җиткән туфракка бөртекләр күмдерә башлады.

Хәерле сәгатьтә!Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!

 

Һәр елдагыча, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында бу эшне иң тәүгеләр исәбендә башлап җибәрделәр. Район үзәгенең көньяк-көнчыгыш өлешендәге 30 гектар мәйданы биләгән басуда “Ульяновская-105” сортлы бодай чәчәргә  керештеләр. Авыл  эшчәннәрендә  үзенчәлекле хезмәт чәме  уята торган  шушы мәлне – буразна бәйрәмен ачын, хуҗалык  идарәсе  рәисе  Ранис Рәмзил улы Мәгалимов кыскача  агымдагы елга билгеләнгән планнары белән уртаклашты, язгы басу эшләренә тулы әзерлектә булуларын горурланып  белдерде һәм барысына да хезмәт уңышлары теләде. Изге фатиха сүзләрен күп  еллар  шушы хуҗалыкны җитәкләгән хаклы ялдагы хезмәт ветераны Зәбир Фәнил  улы Гыйлемханов та юлдады. Хуҗалыкның баш  агрономы Азат  Фидрат улы Гайсин мөһим кампанияне уңышлы башкарып  чыгачакларына ынандырды.

Зарялыларга изге теләкләрен,  фатиха сүзләрен шулай ук  муниципаль район  хакимияте башлыгы Реканс Фәнил  улы Ямалеев та җиткерде. Район  имам-мөхтәсибе урынбасары Дилшод хәзрәт Касыймходжаев Коръән  аятьләрен укып, изге догалар  белән быелгы чәчүгә фатиха җиткергәч, тәҗрибәле механизаторлар Радим Мамлиев белән Мәсгуть Зыякаев идарә  иткән “Джон Дир” чәчкеч  комплексы күпереп торган  туфракка орлык  һәм ашлама катнашмасын күмдерә башлады. Борынгы йола буенча  тәүге буразна өстеннән игеннәрнең күкрәп үсүен, мул  уңыш теләп тавык йомыркалары тәгәрәттеләр.

(Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитендә укырсыз).

Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас