

Чәчү кампаниясе вакытында һәр минут кадерле, әмма мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре төшке аш вакытында дәртле җырлары белән басу батырларының кәефләрен күтәрергә һәм аруларын таратырга тырышалар. Гөлназ Сәлимова җитәкләгән җыр-моң ияләре командасы, көндә дигәндәй, басуларга чыгып, басу эшчәннәре алдында концерт бирә. Булачак уңышка нигез салучы батырларга да ял кирәк. “Чаткылар” агитбригадасын алар түземсезлек белән көтеп ала. Альберт Арысланов, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле солисткасы Эльвина Кәримова, Гөлназ Сәлимова, Рузиль Гафаров, Ревинер Гобәев, Руден Бәдретдинов, Резеда Әхмәтова, Идрис Хәмидуллин механизаторлар күңелен моңлы җырлар, дәртле биюләр, гармун көйләре башкару белән сөендерде. Механизаторлар төшке ашны ашап алганда без җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте баш агрономы Ильнур Шәйхелисламов белән әңгәмәләшеп алдык. “Бу басуда соңгы 195 гектар мәйданда соя чәчәбез (барлыгы 667 гектар). Чәчү комплексларында Вил Нурисламов, Андрей Ниятов, Әгъләм Зыязетдинов, орлыклар, ашлама ташуда Айдар Хәкимов, Илфир Галин җиң сызганып эшли. Иртәдән кичкә кадәр аларны Ләйсән Гәрәева белән Ирек Галиев ягулык материаллары белән тәэмин итә. Егетләргә кайнар ашны Фәрит Сәхибгәрәев китерә, аны уңган кызларыбыз Зилира Шәрипова белән Ольга Майлибаева әзерли. Күрше басуда кукуруз чәчүне бүген тәмамларга планлаштырабыз (700 га). Хуҗалыкта язгы кыр эшләре тулы куәтендә бара. Көзге культуралар чәчелгән җирләр минераль ашламалар белән тукландырылды. Якын арада чәчү тәмамланачак. Һава торышы әйбәт, туфрак җылынып өлгерде. Чәчү өчен иң кулай вакытны ычкындырмадык”, – дип белдерде баш агроном.