

Район мәдәният йорты каршындагы Гөлназ Сәлимова җитәкләгән “Чаткылар” агитбригадасы белән басуларга чыгып, хезмәтчәннәрнең мәдәни ялы белән дә таныштык, хуҗалыклардагы эш барышы турында да кызыксындык. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы колхоз-коперативы идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев безнең белән очрашты, ихлас аралашты. “Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була. Ялан батырларына зур көч һәм сәламәтлек телибез. Алар изге эш башкаралар – иген чәчәләр. Ипи кискәндә һәркем аның табын түренә нинди зур хезмәт белән менүен онытмасын, игенченең тырышлыгын зурласын иде”, – ди агибригада вәкилләре. Басу батырлары аларны күргәч, ялның ни икәнен дә белмәгән йөзләре елмаюдан яктырып китә. Быел да Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары чәчү кампаниясендә бик тырышып хезмәт салалар. Агитбригада чыгышы басу эшчәннәренең тамак ялгап алган вакытына туры килде. Басу тутырып эшләүчеләр һәммәсе бер урынга җыелып, бер-берсе белән очрашып аралашты да, матур җырлар тыңлап тамак та ялгады. Куәтле техника төрләрен иярләүче басу батырларына уңышка имин генә нигез салып, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын! Идарә җитәкчесе Фәнил Фәрит улы: — Көнбагыш культурасын чәчеп бетердек диярлек (барлыгы 746 гектарда чәчелде). Кукуруз мәйданнарының 96 проценты чәчелгән, бөртекле культуралар – 90 процент, соя – 50 процент. Чәчү көмплексында Фиргать Кадраев, культивацияләүдә Артур Ханов, орлык ташуда Дамир Әхмәтов, Лев Манукен җиң сызганып эшли. Егетләргә кайнар ашны Әмир Кәшәфетдинов китерә, Альбина Вахитова, Регина Галина әзерләп тора. Җыр-моң ияләре төркеменнән Идрис Хәмидуллин, Эльвира Кәримова, Гөлназ Сәлимова, Руден Бәдретдинов, Ревинер Гобәев, Резеда Әхмәтова басу түрен сәхнәгә әйләндерде. Басу батырларына язгы кыр эшләрен исән-имин тәмамлап, орлыкларны тәүге буразналарга салып, чәчелгән игеннәрнең мул уңышына ирешергә язсын!