

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үстерелгәнне түкми-чәчми җыеп алып, мал кышлатуга сыйфатлы азыкны мөмкин кадәр күбрәк туплап калырга тырышалар. Чакмагыш районының алдынгы хуҗалыкларының берсендә – җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә сенажга яшел масса салу дәвам итә. “Бүгенге көндә туктаусыз яңгырлар явуга карамастан, бөтен көчне мал азыгы хәзерләүгә юнәлтәбез”, – ди хуҗалыкның баш агрономы Илнур Шәйхелисламов. Бүгенге көнгә 900 гектардан артык мәйданда үлән чабылган, шуның 787 гектары – люцерна, калганнары – берьеллык үләннәр. “МакДон” чапкыч техникасы руле артында механизатор Андрей Кыятов эшли. Яшел массаны “Крона” мал азыгы җыю комбайнында Артём Исаев белән Мансур Насыйров (“Гомсельмаш”) җыя, төрле техникада Вил Нурисламов, Ирек Галиев, Фоат Имаметдинов, Рәфит Муллаянов, Рамил Галин, Илфир Галин, Айдар Хәкимов ташып тора. Инженер Альберт Хәфизов ягулык-майлау материаллары белән өзлексез тәэминат өчен җавап бирә. Сенаж салу процессын Владимир Токарев, Ермәк Дияров контрольдә тота. “Яңгырлар явып торгач, үләннәр куе һәм сусыл булып үсте. Хәзер бер сәгать вакытны да әрәм итмәс өчен бердәм эшләргә кирәк”, – ди тәҗрибәле агроном. Бүгенге көнгә 12 000 тоннадан артык яхшы сыйфатлы сусыл азык базларга салынган. Фотода: берьеллык үләннәрне алу процессы. Лиана Ханмурзина.