

Урып-җыю чорында игенчеләр өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе – механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңел күтәрү мөмкинлеге. Урып-җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, агитбригада төркеме булдырып, басу-кырларга концерт программалары белән чыга. Имәнлекул авыл мәдәният йортының иҗат коллективы шушы көннәрдә басу батырларына концерт куйды. Артистлар җаваплылыгы чикләнгән «Базы» җәмгыяте предприятиесе” игенчеләренең күңелен күтәрде. "Игенчеләрнең эшләрен бүлмәс өчен, ял вакытына туры китереп бүген беренче концерт белән чыктык. Безне бик җылы каршыладылар, рәхмәтләр әйтеп, озатып калдылар. Үзебезгә дә бик ошады. Мондый чаралардан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып кала икән, безнең өчен иң куанычлысы да, иң мөһиме дә шул инде", – ди агитбригада вәкилләре.