ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 август 2021, 12:07

Башкортстан спортчылары халыкара шашка буенча Европа Кубогында дүрт медаль яулады

Яшьләр арасында халыкара шашка буенча икенче онлайн-кубогында Башкортстан спортчылары икенче һәм өченче урыннар яуладылар. Ярышлар vint.ee уен серверында узды. 400дән артык катнашучы турнир бүләкләре өчен көрәште. Республикабыз данын Уфа, Стәрлетамак, Ишембай һәм Баймак шәһәрләреннән шашкачылар яклады.  

“Блиц” спорт дисциплинасы буенча ярышларда (бөтен партиягә спортчыга 5 минут бирелә һәм йөрешләр өчен бонус секундлары өстәлә) 27 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Уфадан спорт мастерлары Дмитрий Гусаровка (алтын) һәм Даниил Ильинга (көмеш) тиңнәр булмады. Уфа укучысы Тамерлан Әхмәров 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында иң яхшысы булды. Узган ел бу төркемдә Дмитрий Гусаров беренче булган иде. Аларның өчесе дә – Русиянең юниорлар беренчелекләрендә күп тапкырлар җиңүчеләр.

Рапидада (вакыт контроле – бөтен партиягә 12 минут, һәр йөреш өчен 5 секунд өстәлә) Уфа кызы Әдилә Газизова 14 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче булды. 17 яшькә кадәрге егетләр арасында турнирны дүртенче булып якташыбыз Арслан Әхмәтҗанов тәмамлады.

Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: