ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
13 гыйнвар 2022, 16:35

“Алтын шайба” турниры старт алды

Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында 2009-2010 елларда туган яшь хоккейчылар үзара җитезлектә, осталыкта көч сынашкан “Золотая шайба” республика ярышлары башланды. Бу чарада сигез төбәктән –Чакмагыш, Благовар, Балтач, Борай, Уфа, Благовещен, Межгорье шәһәре һәм Кушнарен районнары спортчылары катнаша. Ярыш ике көн барачак. Беренче көнне 8 команда, 55әр минут уйный. Икенче көнне 4 команда арасында призлы урын өчен көрәш барачак.

“Алтын шайба” турниры старт алды
“Алтын шайба” турниры старт алды

Ерактан килгән кунакларны хөрмәтләп, күчтәнәчкә татлы чәк-чәк тапшырдылар. Кунакларны Чакмагыш җирлегендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләп, һәркайсына уңышлар белән җиңүләр теләде һәм ярышны ачык дип игълан итте.

Кунакларны тагын бер бүләк көтте: мәдәният йорты директоры Илвир Халиков “Лед и пламя” җырын башкарып, хоккейчыларны уенга чакырды!

Ярышның башлангыч этабында Чакмагыш һәм Борай районнары хоккейчылары очрашулары 31:2, Уфа-Благовещен районнары егетләре 8:13, Благовар-Балтач спортчылары 1:7 исәбе белән уен дәвам итте.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: