ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2022, 12:25

Атадан күргән – ук юнган

Әтиләр патруле. Без Әзербез

Атадан күргән – ук юнган
Атадан күргән – ук юнган

23 февраль – бөтен халык яраткан бәйрәм. Бу көнне булачак һәм чын ил сакчыларының әһәмиятен ассызыклау мөһим! Бу Ватан сакчыларның барлык буыннарына – борынгы заманнардан алып, бүгенге көнгә кадәр туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаган, ил данын яклап калганнарга хөрмәт күрсәтү дә. Бу бәйрәмдә малайлардан алып өлкән яшьтәге ир-атларга кадәр котлаулар һәм бүләкләр кабул итәләр, ә хәрбиләр исә иң ихлас котлауларга лаек, чөнки Ватанны саклау – аларның иң мөһим, төп бурычы,эше.

Күркәм бәйрәм алдыннан Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Бөтенрусия физкультура һәм спорт комплексы “Әтиләр патруле. Без Әзер” дигән ГТО нормативларын тапшыру буенча әтиләрнең уллары белән берлектә фестивале узды.

Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, ГТО комплексын популярлаштыруга һәм спорт белән шөгыльләнүне активлаштыруга юнәлтелгән. Спортны ярату, сәламәтлекне ныгыту, яшьләрдә кызыксыну, нормативларны үтәү өчен стимул булдыру максатында оештырылган.

Фестивальдә район мәктәпләреннән 11 команда катнашты. Катнашучыларны тестлаштыру үзәге җитәкчесе Луиза Марсель кызы Абдрахманова котлады. “Ватанны саклаучылар көне – ул дәүләт бәйрәме. Ә чарада катнашучыларга җиңүләр, ГТО нормативларын үтәгәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телим”, – дип, катнашучыларны тәбрикләде.

Нигезләмә буенча, катнашучылар төрле яшь категорияләре буенча түбәндәге ГТО нормативларын тапшырдылар. Әтиләр уллары белән килеп, үзләренең физик әзерлеген тикшерделәр. Яткан урыннан гәүдәне күтәрү, турникта күтәрелү, электрон коралдан ату осталыгы, гер күтәрү, урыннан ераклыкка сикерү, беләк көче ярдәмендә гәүдәне идәннән күтәрү, кул сузымы белән иелеп аяк бармакларына кадәр үрелү, кулларны чиратлаштырып 16 килограммлы гер күтәрү кебек спорт төрләре буенча ярыштылар.

Күрсәтелгән нәтиҗәләр буенча түбәндәге урыннар билгеләнде.

1баскычта 1 урынны Юмаш урта мәктәбеннән Данил Ширгазин;

2 баскычта1 урынны Тайняштан Самат Сәмигуллин;

2урынны – Чакмагыш гимназиясеннән Искәндәр Кинҗәкәев;

3 урынны Чакмагыш гимназиясеннән Булат Хаҗгалиев;

3 баскычта 1урынны Яңа Балтачтан Ратмир Хаматов;

2урынны Иске Калмаштан Данил Гайсин;

3урынны Рәҗәптән Ильяс Сәлихов һәм Юмаштан Эмиль Рәфыйков;

4баскычта 1урынны Чакмагыш урта мәктәбеннән Тимур Хәбиров;

2 урынны Тозлыкуштан Ильяс Мусин;

3урынны Аблайдан Ренат Хәкимов;

6 баскычта 1урынны Юмаштан Илмир Әхмәдуллин;

2урынны Юмаштан Айбулат Рәфыйков;

7 нче баскычта 1урынны Аблайдан Ринат Хәкимов;

2 урынны Чакмагыштан Ринат Хаҗгалиев белән Иске Калмаштан Раил Гайсин алды.

3 урынны Яңа Балтачтан Ринат Хаматов;

8 баскычта 1урынны Чакмагыштан Данил Кинҗәкәев;

2урынны Чакмагыштан Салават Хәбиров;

3 урынны Тайняштан Ринат Сәмигуллин алды.

Тозлыкуштан Илдар Мусин “Актив катнашканы өчен” һәм башка катнашучылар да Грамоталар белән бүләкләнде.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: