+9 °С
Болытлы
Аны ачу тантанасында иганәче бәйгедә катнашучы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас тәбрикләп, ярыш чәме һәм җиңү теләде. Чарада катнашучы район “Игенче” һәм төбәкара “Сарманай” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов та “Аек авыл” бәйгесе чикләрендә үткән әлеге чарада катнашучыларга ихлас теләкләр җиткерде.
Киеренке ярышларда беренчелекне Чакмагыш авылы вәкилләре яулады. Каразиректән яшьләр командасы икенче, ветераннар өченче урыннарга лаек булды, Иске Калмаш уенчылары дүртенче урында.