ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2022, 19:55

Финал ярышлары тәмамланды

Бүген районыбызның “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында 2021-2022 елгы кышкы сезонда шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы ХХХ авыл спорт уеннарының финал ярышлары тәмамланды. Уеннар өч көн дәвам итте. Аларда районыбызның “Строитель”, Уфа, Миякә, Дуван, Әлшәй, Чишмә, Иглин, Балтач, Әбҗәлил районнары командалары катнашып, осталыкта, җитезлектә көч сынашты.

Финал ярышлары тәмамланды
Финал ярышлары тәмамланды

  • Бүгенге киеренке ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Өченче призлы урынга Иглин районы командасы уенчылары лаек булды. Икенче урынны Балтач районы хоккейчылары яулады. Уфа районы командасы хоккейчылары беренче урынга чыгып, ХХХ авыл уеннарының җиңүчесе булды.
    Җиңүчеләрне котлау тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Петрович Угаров һәм Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Әһвәс улы Субушев катнашты. Алар призлы урыннарны яулаган командалар хоккейчыларын тәбрикләп, уеннарның Кубогын һәм Дипломнар белән медальләр тапшырдылар.
    Эльвир Халиков башкаруындагы “Лед и пламя” җыры җиңүчеләргә бүләк булып яңгырады.
    Районыбызда шайбалы хоккей буенча ХХХ авыл спорт уеннарының финал ярышлары тәмамланган көнне янә бер мөһим вакыйга булды. Бүген, 27 февральдә Уфадагы Республикага идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров ХIV Кышкы Олимпия уеннарында катнашкан һәм призер исеменә лаек булган якташ спортчылар белән очрашты. Чара барышында “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы белән дә турыдан-туры элемтә оештырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм районда балалар хоккее үсеше турында сөйләде.
    Билгеле булуынча, Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре – 2009-2010 елда туган үсмерләрне берләштергән тренер Азат Илшат улы Мәҗитов җитәкчелегендәге “Ястребы” командасы яшь хоккейчылары, республика этабында җиңеп, Салават шәһәрендә үткән “Алтын шайба” Гомумрусия финал ярышларында катнашты һәм Русия чемпионы булды. Шулай ук 2007-2008 елгы үсмерләрне берләштергән тренер Эдгар Ринат улы Вәлиев җитәкчелегендәге “Тигры” командасы, республика этабында иң көчлеләр булып танылып, әлеге вакытта Салават шәһәрендә барган Гомумрусия финал ярышларында катнаша. Без яшь райондашларыбызга бары тик уңышлар гына юлдаш булулын телибез.
 
 
 
 
Ещё
 
Автор:
Читайте нас: