Чара мәктәп укучылары арасында XXIV спартакиада чикләрендә ДОСААФ оештырган спортның оборона-масса төрләрен үстерү айлыгы белән берлектә үтте. 2005 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге укучылар арасында команда беренчелегендә Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбе вәкилләре беренче, юмашлылар икенче, аблайлар өченче урынны яулады. Җиңүче пьедесталын үсмер егетләр арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Рияз Вәлиев (беренче урын), Иске Калмаш урта мәктәбеннән Ригат Нәбиуллин (икенче) һәм Имәнлекул урта мәктәбеннән Данияр Гыйлемханов (өченче) биләде. Кызлар арасында иң җитезе Тайняш урта мәктәбеннән Әлфия Газетдинова булып чыкты, икенче балкычны Аблай урта мәктәбеннән Илвина Ширәева биләде, өченче урында – Юмаш урта мәктәбеннән Илсөяр Кәлимуллина. Яшь спортчыларны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.