ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Спорт
18 октябрь 2022, 10:10

Китапханә хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр

Районда  ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча максатлы  эшчәнлек алып барыла. Бүген Чакмагыш биләмәара китапханәсе  хезмәткәрләре дә  ГТО комплексы нормативларын тапшыруга бердәм чыкты.  Анда 30дан артык  кеше катнашты.

Китапханә хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәрКитапханә хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр
Китапханә хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр

Иҗади эшләүче изге җанлы, бар яклап та сәләтле район китапханәчеләре,   төрле кичәләр үткәреп кенә калмыйча,  үзләре дә күп мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. “Безнең бердәм коллектив та, әлеге спорт чарасыннан читтә калмыйча, спорт белән дус булуыбызны, сәламәт яшәү рәвеше алып баруыбызны башкаларга үрнәк итеп куярга булдык.  Бүген биредә  район үзәк һәм авыл китапханәләреннән  актив, спорт сөюче 31 кеше катнашты һәм теләгән һәркем үз-үзен тикшереп, күнегүләр ясый һәм нәтиҗәсен белә алды,” – диде Чакмагыш биләмәара үзәк китапханәсе директоры вазыйфасын башкаручы Алсу Радик кызы Гәрәева.

Китапханә хезмәткәрләре ГТО комплексында каралган нормативларда  60 метрга, 2, 3 километрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынадылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калды, чөнки ул,  беренчедән,  физик ял булса, икенчедән, кызлар үзләренең сәләтләрен сынап карый алдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас