+22 °С
Яңгыр


Иске Калмаш, Иске Бәшир, Югары Аташ, Митрә-Әюп авылларында яңа хоккей тартмалары булдырыла. Әлеге эшләр Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Якын киләчәктә сафка кертеләчәк спорт объектлары – авыл халкы, үсеп килүче буын өчен мөһим һәм шатлыклы чара.
Кыш айларына күп калмады – бүгенге көндә хоккей тартмаларын төзекләндерү эшләре бер минутка да тукталмый. Тиздән алар балаларның шат авазларына күмелер, дип ышанабыз.