Башкортстан Республикасы чемпионы һәм призеры Фаил Әхнәф улы Исхаков кубогына гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы кызлар арасында волейбол буенча Чакмагышта ачык беренчелек узды. Турнирны районыбызның спорт ветераны, чемпионы һәм призеры Фаил Исхаков ачты. Ул үз чиратында кызларга җиңү һәм уңышлар теләде. Артабан Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова чыгыш ясады, турнирда катнашучыларга дәртләндерерлек теләкләр җиткерде. Монда ватанпәрвәрлек хисе белән дөрләүче, үз мәктәбенә беренчеләр исемен алырга теләгән кызлар килгән иде.
Илебез һәм республика гимнары яңгараганнан соң, чара ачык дип игълан ителде. Кызлардан торган 9 команда уенын бәһаларга гадел судьялар Алфрит Дамир улы Дәүләтшин һәм Рафаэль Сәлих улы Бакиев тәгаенләнде. Уенны Чакмагыш һәм Юмаш мәктәпләренең кызлар командасы башлап җибәрде, артабан башкалар кушылды. Беренчелекне Чакмагыш гимназиясе командасы алды, 2нче урынга Имәнлекул командасы чыкты, 3нче урынга Иске Калмаш урта мәктәбе лаек булды. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Котлыйбыз, афәрин, кызлар!