ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь 2022, 16:30

Сәламәтлек һәркем өчен мөһим

 Сәламәтлек– һәр кешенең кадерле байлыгы. Шуңа күрә аны ничә яшьтә булуга карамастан саклау мөһим.

Сәламәтлек һәркем өчен мөһим
Сәламәтлек һәркем өчен мөһим

21 октябрьдә Юмаш авылы өлкән буын вәкилләре өчен ачык һавада сәламәтлек сәгате оештырылды. Пенсионерлар рәхәтләнеп хәрәкәтләнделәр, Юмаш авылы урта мәктәбе территориясендә урнаштырылган тренажерларда физик күнегүләр ясадылар. Китапханәче һәм мәдәни оештыручы теге яки бу тренажерларда күнегүләрне ничек дөрес ясарга кирәклеген аңлаттылар, өлкәннәр җәрәхәтләнмәсен өчен аларны игътибар белән күзәттеләр. Өлкән яшьтәге апаларга төрле авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмә үткәрелде. Шулай ук аларга сәламәт туклану, иммунитетны күтәрү өчен халык медицинасы рецептлары турында буклетлар таратылды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте, ә иң мөһиме катнашучылар өчен файдалы булды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: