+7 °С
Болытлы
Анда Митрә-Әюп, Иске Почкак һәм Иске Үзмәш авылларыннан килгән яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Залда шактый сизелерлек көрәш рухы һәм дусларча шат атмосфера хөкем сөрде. Җанатарлар дус-ишләрен җиңүгә дәртләндереп, көч биреп торды. Егетләр теннис уйнау осталыгында көч сынашып кына калмадылар, рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар һәм вакытларын файдалы үткәрделәр.