ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 ноябрь 2022, 19:25

Чакмагыш батырлары лаеклы өченче урынны яулады

Шаран районында Башкортстан республикасы мәктәп укучылары арасында Көрәш буенча XXV спартакиадасының зона ярышлары үтте.

Чакмагыш батырлары лаеклы өченче урынны яулады
Чакмагыш батырлары лаеклы өченче урынны яулады

2008-2010 елгы укучылар арасында үткән ярышларда чакмагышлылар сынатмады. 65 кг кадәр булган авырлык категориясендә беренче урынны Тимур Ахтаров алды. 70 кг кадәр булган авырлык категориясендә беренче урынга Әлмир Солтанов лаек булды. Шушы ук категорядә икенче урынны Нияз Хамаев алды. 50 кг кадәр булган авырлык категориясендә өченче урынга Булат Хәбибуллин лаек дип табылды. Гомумкоманда зачётында Чакмагыш районы батырлары лаеклы өченче урынны яулады. Көрәшчеләрне тәбрик итеп, аларга яңа спорт уңышлары теләп калабыз!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: