+9 °С
Яңгыр
Бурятия республикасыннан килгән спортчы – чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча спорт мастерына кандидат, Европа кубогы этапларының күп тапкырлы җиңүчесе, Русия чемпионатларында 6 тапкыр чемпион исемен алуга ирешкән.
Ул Балалар- үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә җиңү серләрен ачты, тәҗрибә уртаклашты, аларның сорауларына җавап бирде.
Чемпион белән очрашу яшь боксчылар күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Хәзер алар чемпионга тиңләшергә теләп, спортта яңа җиңүләргә ирешер өчен бар көчен салачак.