Аны аякка бастыру турындагы Указның максаты – физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән физик тәрбия бирү системасын булдыру. Спорт белән шөгыльләнү – әлбәттә, бик кирәкле гамәл. 2022 нче елның март аенда Октябрьский шәһәрендә үткәрелгән ГТО фестивалендә район җыелма командасында безнең мәктәп укучысы – Линар Биктимеровта катнашты. Ул барлык сынауларны да алтын билгегә үтеп, V баскыч алтын значогына ия булды. Быелгы ук елында районда үткән чыгарылыш класслар арасындагы ГТО фестивалендә безнең укучыларыбыз үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр –бер көмеш, ике бронза билгеләргә тиң нормаларны үтәделәр. Шул ук вакытта укучылар гына түгел, ә мәктәп коллективы да ГТО нормативларын тапшырудан читтә калмады. Сентябрь аенда барлык хезмәткәрләр дә бу җәһәттән үз көчләрен сынадылар.