

Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат старт алды. Аның максаты – үзешчән футболны үстерү һәм популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуны, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне, экстремизмны профилактикалау, һәвәскәр командалар арасында җиңүчеләрне ачыклау. Ярышларда “Кристалл” (Чакмагыш), “Кристалл ДЮСШ” (Чакмагыш), “Партнер” (Чакмагыш), “Тайфун ДЮСШ” (Чакмагыш), “Титан” (Бүздәк районы, Уртакүл авылы), “Чикаго Булс” (Чакмагыш), “Калмашевские Тигры” (Иске Калмаш), “Транснефть ЛПДС” (Чакмагыш) командалары чемпионат ахырына кадәр һәр турда үзара уйнаячаклар.
Уеннар 2022 елның 5 ноябреннән 2023 елның 1 апреленә кадәр үткәрелә. Ярышлар һәр атнада Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шимбә көнәрендә сәгать 18:00 уза. Анда16 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнаша ала.