+13 °С
Болытлы
11-13 ноябрь көннәрендә Удмуртия республикасының Можга шәһәрендә 2014 елгы хоккейчылар арасында “Хрустальная шайба” турниры үткәрелде. Анда Ижау, Краснокамск, Алабуга, Киров, Можга шәһәрләреннән килгән командалар көч сынашты.
Әлеге ярышларда районыбызның “Ястребы” кече командасы дәрәҗәле икенче урынны яулап кайтты. Кечкенә спортчыларны һәм аларның тәҗрибәле тренерлары Азат Илшат улы Мәҗитовны җиңүләре белән котлыйбыз, яңа спорт уңышлары телибез!