ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
17 ноябрь 2022, 16:20

“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте

Районда «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы ярышлары үтте

“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте

 Бүген Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә  “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты чикләрендә  район  мәктәпләре командалары арасында баскетбол буенча муниципаль этап ярышлары оештырылды. Ярышларның  бурычлары – мәктәп укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, караучысыз йөрү һәм балалар җинаятьчелеген профилактикалау, спортның баскетбол төрен популярлаштыру, укучыларны баскетбол һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, иң яхшы командаларны ачыклау.

“КЭС-Баскет” – мәктәп укучыларының 25нче спартакиадасының мәҗбүри спорт төрләренең берсе булып тора. Ярышларда  районыбызның күпчелек мәктәпләре командалары  катнашты. Барлыгы 11 егетләр командалары:  Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Рапат, Яңа Балтач, Тайняш, Юмаш, Аблай, Имәнлекул, Тозлыкуш, Иске  Бәшир һәм Рәҗәп  урта мәктәпләре командалары  вәкилләре көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, баскетбол буенча  III категорияле баш судья Фәргать Тәлгать улы Батыршин катнашты һәм катнашучы командаларга уңышлар теләделәр.

“Мин  сезнең һәркайсыгыз үз мәктәпләрегезне лаеклы күрсәтер, дип ышанам. Сезгә бердәм булуыгызны,  үз көчегезгә ышануыгызны  һәм ныклы булуыгызны телим. Бүгенге көндә бердәмлек, үз көчеңә ышаныч һәм   чыдамлылык – спортта  ачыклана торган аеруча  мөһим  сыйфатлар. Сезгә җиңүгә омтылыш, спортны  яратуыгызны  һәм лаеклы уеннар телим”, – дигән теләкләрен  җиткерде Луиза Марсель кызы чемпионатта катнашучыларга. Русия Федерациясе һәм Башкортстан  Республикасы дәүләт гимннарын тыңлаганнан соң баш судья Фәргать Тәлгать улы Батыршин егетләрне ярыш кагыйдәләре  белән таныштырып үтте, төпле киңәшләр бирде.

Уеннар нәтиҗәләре буенча өч урын билгеләнде. Нәтиҗәләр буенча 2005-2006 елларда туган үсмер егетләр арасында 1 урынга Чакмагыш 1 санлы урта мәктәбе, 2 урынга – гимназия, 3 урынга – Яңа Балтач урта мәктәбе командалары лаеклы булды. Ярыш йомгаклары буенча  җиңүче команда республика  этабында катнашып, безнең район данын яклаячак.

“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
“КЭС-Баскет” чемпионаты үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: