ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Спорт
19 ноябрь 2022, 15:30

Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә

Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау айлыгы кысаларында, гимназиядә “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” дип аталган бәйрәм чарасы оештырылды.

Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаиләӘти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә
Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә

Чара балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында уздырылды. Спорт ярышларында Кәримовлар, Нуриевлар, Хаҗгалиевлар һәм Сафиннар гаиләләре катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны Сафиннар гаиләсе яулады, икенче урынга Кәримовлар лаек дип табылды, өченче урынга Хаҗгалиевлар белән Нуриевлар гаиләләре чыкты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас