ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 ноябрь 2022, 15:50

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Һәр кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти - әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Сәламәт яшәү рәвеше – тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә шатлык өсти. Сәламәтлек булган очракта балада сәламәт акыл хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга, аның кадерен белергә өйрәтү юнәлешендә район мәктәпләрендә ныклы эш алып барыла. “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” чарасы районыбызның беренче санлы урта мәктәбендә дә уздырылды. Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау айлыгы кысаларында үткән әлеге спорт чарасында Бакаевлар, Дәүләтшиннар, Сәләховлар, Әхмәтовлар, Казыйхановлар, Латыйповлар, Нурисламовлар, Дөмәевлар гаиләләре җитезлектә көч сынашты. Мавыктыргыч эстафеталарны физкультура укытучылары Эдгар Вәлиев белән Альберт Васильев һәм сыйныф җитәкчеләре әзерләде. Нәтиҗәдә җиңүче дип Сәләховлар белән Латыйповлар гаиләләре табылды. Әхмәтовлар белән Нурисламовлар да призлы урыннарга лаек булды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: