ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 ноябрь 2022, 12:20

Флешданс бии беләсеңме?

Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбендә “Мәгариф” милли проектының “Взлетай” мәгариф проекты уңышлы тормышка ашырыла. Аның төп максаты – укучыларны олы тормыш юлына әзерләү. Әлеге проект берничә модульдән – төрле юнәлештәге программалар комплексыннан тора һәм чыгарылыш укучыларында югары сәләт формалаштырырга булышлык итә.

Флешданс бии беләсеңме?
Флешданс бии беләсеңме?

Модульләрнең берсе – “Бию” проекты кысаларында шушы көннәрдә беренче санлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара уздырылды ( җитәкчесе – Юлия Сәетова). Аның барышында укучы кызлар “флешданс” бию нигезләрен өйрәнде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: