ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Спорт
15 декабрь 2022, 15:30

Җилдән җитез җилдереп

15 декабрьдә “Карагай” чаңгы базасында Чакмагыш районының гомум белем бирү учреждениеләре укучылары арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышта барлыгы 63 кеше катнашты.

Җилдән җитез җилдерепҖилдән җитез җилдереп
Җилдән җитез җилдереп

Спортчыларга бу көнне бәхет елмайды: көн артык суык булмады һәм ярышта катнашучыларга кәеф өстәде. Спортчылар ялтырап яткан трассадан җилдереп, үз категориясенә ярашлы араны узды. Һәркем беренче килергә ашыкты. Нәтиҗәләр буенча, 9-12 яшьлек кызлар арасында беренче булып Ләлә Шәйхетдинова килде, икенче урынны Карина Гарифуллина алды, өченче булып Айзилә Зәкәриева килде. Әлеге укучылар Чакмагыш беренче урта мәктәбе йөзен яклады. Егетләр арасында беренче урынга Юмаш урта мәктәбеннән Андрей Захаров лаек булды, икенче булып Аблай урта мәктәбеннән Илнар Габдуллин килде, өченче урынга Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Ильяс Сафин чыкты. 13-17 яшьлек укучылар арасында кызлардан Яңа Балтач урта мәктәбеннән Карина Әхмәтшина беренчелекне бирмәде, икенче булып Үрнәк урта мәктәбеннән Алсу Шәмсетдинова килде, өченче урынга Иске Бәшир урта мәктәбеннән Лиана Әхмәтова лаек булды. Егетләрдән гимназия укучысы Динислам Гәрәев – беренче, Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Рияз Вәлиев – икенче, шушы ук мәктәп укучысы Алмаз Газизов өченче булып килделәр. Җиңүчеләр Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас