+22 °С
Яңгыр


Чара башында алып баручы укучыларга әлеге яңа спорт төренең сәламәтлеккә файдалы булуы турында аңлатты, дөрес йөрү техниксы буенча киңәшләр бирде. Артабан балалар бергәләп авыл урамнары буйлап скандинавча йөрделәр. Скандинавча йөрү техникасы гади һәм махсус осталык һәм белем таләп итми. Бу спорт төре белән шөгыльләнү сулыш системасы өчен бик файдалы. Чыннан да, таянып атлавы җиңелрәк – таюдан, егылудан курыкмыйча, иркен сулап барасың. Сәламәтлек өчен файдалы булудан тыш, балалар бер-берсенә яхшы кәеф, көн озынына җитәрлек энергия өстәде, саф һавада чын табигатьне күзәтеп, рәхәтләнеп аралашты.