+28 °С
Болытлы


Өсте ябулы “Чакмагыш–Арена” боз шугалагында беренче командалар очрашты да инде. Районыбызның “Трактор” хоккейчылар командасы белән Уфадан килгән “Локомотив” хоккейчылары киеренке уен алып барды. Әйтеп үтәргә кирәк, команда составында район муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та уйнады. Нәтиҗәдә үзебезнең “Трактор” командасы уфаларны 5:1 исәбе белән җиңде! Хоккейчыларны чын күңелдән котлыйбыз, киләсе уеннарда уңышлар телибез.