

Авыл халкының олысы- кечесе җыелган шушы уңайдан үткән чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте җитәкчесе Разалия Лиф кызы Хафизова, җаваплылыгы чикләнгән "М- газ" җәмгыяте директоры Марат Исаев, өсте ябулы "Чакмагыш-Арена" боз шугалагы директоры Рөстәм Шәехов һәм урындагы "М-газ", район үзәгеннән "Строитель" , күрше Илеш районы хоккей командалары катнашты. Реканс Фәнил улы һәм Разалия Лиф кызы, яңа спорт мәйданчыгы ачылу белән ихлас тәбрикләделәр, программаны тормышка ашыруга өлеш керткән инициатива төркеме әгьзаларына һәм иганәчеләргә, актив катнашкан авыл халкына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Артабан чарада катнашучылар яңа мәйданда югарыда телгә алынган командалар арасында иптәшләрчә хоккей уеннарын күзәтеп хозурландылар, тәнәфес мәлләрендә тәмле кайнар пылау һәм хуш исле чәйдән авыз иттеләр. ( Чара турында җентеклерәк "Игенче" гәзитенең киләсе санында укып белерсез.)