ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 гыйнвар 2023, 18:45

Сәламәт тормыш рәвеше һәм спорт бәйрәме

Бүген Аблай авылында күмәк халык катнашлыгында күркәм, күләмле спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше бәйрәме үтте.

Сәламәт тормыш рәвеше һәм спорт бәйрәме
Сәламәт тормыш рәвеше һәм спорт бәйрәме

Әлеге чара белән районыбыз республикада беренчеләрдән булып “Бердәм Русия”партиясенең “Һәркем шөгыльләнерлек спорт” (”Доступный спорт”) проектына старт бирде. Шулай ук ул аблайлыларның “Аек авыл” конкурсының республика этабында катнашу чикләрендә үткәрелде. Якташлар арасында спортны, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрүне, физкультура белән шөгыльләнүне популярлаштыру һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максаты белән оештырылган бу чара “Һәркем шөгыльләнерлек спорт” проекты координаторы, якташыбыз Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин тәкъдиме һәм катнашлыгы белән тормышка  ашырылды. Әлеге күркәм чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов катнашты. Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) вәкиле, Башкортстанның халык артисты, виртуоз кубызчы Миндигафур Миңлеәхмәт улы Зәйнетдиновның да авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килүе һәм кубызда уйнап ишеттергән моңнары бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да арттырды. Бу көнне авыл халкының олысы-кечесенә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрне арттырып, спорт инвентаре һәм сертификатлар бүләк ителде.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: