Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар командалары арасында беренче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбе чаңгычылары яулады, икенче урынга Юмаш урта мәктәбе авылы командасы чыкты, өченче урынны гимназия чаңгычылары алды.
Егетләр арасында беренче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбенең чаңгычылар командасы беренчелекне бирмәде, икенче урынга Аблай урта мәктәбе командасы чыкты, өченче урынны Тайняш урта мәктәбе спортчылары яулады.
Шәхси беренчелектә кызлар арасында беренче булып Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Ләлә Шәйхетдинова килде, икенче урынны гимназиядән Анжела Гәбделхакова алды, өченче булып Юмаш урта мәктәбе укучысы Злата Ведерникова килде.
Шәхси беренчелектә егетләр арасында Юмаш урта мәктәбе укучысы Данияр Ханнановны узучы булмады, икенче булып Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Ильяс Сафин килде, өченче урынга Тайняш урта мәктәбеннән Альфред Гаҗетдинов лаек дип табылды.
Яшь спортчыларга Кубоклар, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.