ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2023, 10:10

Салават шәһәреннән – икенче урын белән

Салават шәһәрендә “Алтын шайба” клубы призларына шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге уеннары үтте.

Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән

Ярышларда быел Салават, Белорет, Күмертау шәһәрләре, Кушнаренко, Чакмагыш районнары хоккейчылары көч сынашты.
Тренер Эдгар Ринат улы Вәлиев җитәкләгән 2006-2007 нче елларда туган үсмерләр уйнаган “Тигры” хоккей командасы уенчылары шәһәр командалары хоккейчылары белән киеренке алыш алып барды һәм көчле уен күрсәтте. Районыбыз командасы, финалга чыгып, боз хуҗалары – Салават шәһәренең “Алмаз” командасы хоккейчыларыннан гына җиңелде һәм икенче урынны яулап кайтты. Арсений Рачук “Иң яхшы капкачы” исеменә лаек булды.
26 гыйнварда муниципаль район хакимияте вәкилләре яшь хоккейчыларның әти-әниләре белән берлектә “Тигры” хоккейчыларын тантаналы рәвештә каршы алды. Уенчылар хөрмәтенә салют аттылар, “Башак”кафесында хоккейчылар өчен сый әзерләнгән иде.
Районыбызның “Тигры” хоккейчылар командасын һәм аның тренеры Эдгар Ринат улы Вәлиевны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Салават шәһәреннән – икенче урын белән
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас в