ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2023, 10:55

Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале

Чакмагыш районында яшәүчеләрнең 50 яшьтән өлкәннәре арасында төрле оешмалар вәкилләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары һәм өлкән яшьтәге апалар һәм абзыйлар әлеге чарада зур ихласлык белән катнаштылар.

Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале

50 яшьлекләр һәм алардан өлкәнрәкләр  3 чакрым(км) скандинавча йөреш буенча ГТО нормативларын тапшырдылар(IX һәм XI баскычлар). Чагыштырмача күптән түгел генә тарала башлаган спорт төре буларак бу йөрешне үз итүчеләр бик күп булуы сөендерде, чөнки, хәрәкәтләнү – сәламәт яшәүнең бер төре. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, артериаль кан басымын нормага китерә, организм торышын көйли. Ирешелгән күрсәткечләр исә ГТО нормативларын тапшыру нәтиҗәлелеге системасына кертеләчәк.

                Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова фестивальдә катнашырга килүчеләрне сәламләде һәм аның тәртибе, кагыйдәләре  белән таныштырды. Катнашучыларның һәркайсысына махсус сертификат бирелде. Фестивальдә җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде: 1 урынны Яңа Балтачтан Фәзир Арсланов, 2 урынны Руза Минһаҗева, Гөлүсә Асылгуҗина, 3 урынны Яңа Каръяуды авылы апалары Резеда Әхмәтова һәм Римма Гайнанова алды. Шулай ук шактый өлкәнрәк яшьтәге апалар да зур активлык күрсәтте. 90 яшьлек Тәскирә апа Гыйльванова, 85 яшьлек Рита апа Табишева һәм 78 яшьлек Клара апа Шәмсетдинова “ГТО нормативын тапшыру чарасының иң өлкән катнашучысы” исеменә лаек булдылар.

Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Скандинавча йөреш буенча ГТО фестивале
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас в