ИГЕНЧЕ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль 2023, 20:55

Бозда алышлар дәвам итә

Өсте ябулы "Чакмагыш — Арена" боз шугалагында үсмер яшьләр арасында шайбалы хоккей ярышлары дәвам итә.

Бозда алышлар дәвам итә
Бозда алышлар дәвам итә

Шимбә көнне безнең район уенчылары, Хәйбулла районыннан көндәшләрен 12:2 исәбе белән кыйратып, Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк финал уеннарында катнашу хокукына ия булдылар. Якташларыбызга җиңү яулауларын телибез. 

* * *

Шул ук көнне 40 яшьтән өлкәнрәк уенчылар да алышка чыкты. Кызганыч, безнең "Трактор" командасы янә отылды: Стәрлетамак шәһәреннән "Орлан" командасы уенчылары алардан осталыкта өстенрәк булып чыкты. Алдагы уеннарда ир-егетләребез, һичшиксез, яхшы уен күрсәтер, дип өметләнәбез.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: