+9 °С
Болытлы
Республиканың иң көчле һәм оста командалары арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тренер Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкчелегендәге командасы да булды. Уеннар барышында баскетболчы кызларыбыз үзләренең көчле уенчылар, бердәм команда булуын дәлилләп, “КЭС-БАСКЕТ”-2022/23” мәктәп баскетбол лигасының республика ярышларында өченче урынны яуладылар һәм бронза призерлары булуга ирештеләр. Без Башкортстан күләмендә танылу яулаган команда әгъзаларын һәм аларның тренерын шушы сөенечле казанышлары белән ихлас тәбриклибез һәм аларга бары тик уңышлар, югары җиңүле үрләр генә буйсынуын телибез. .