ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 февраль 2023, 18:25

Чакмагыш җиренең данлы кызы ул

Шушы көннәрдә күренекле якташыбыз – Яңа Балтач авылында туып үскән данлыклы спортчы, соңгы җәйге Олимпиадада велоспорт буенча бронза медаль яулаган Русия җыелма командасы әгъзасы Гөлназ Эдуард кызы Бадыйкова-Хатунцева “Русиянең атказанган спорт мастеры” дигән югары дәрәҗәгә лаек булды. Бу хакта ул юбилейлы туган көнемне бәйрәм иткәндә ихлас котлау сүзләренә кушып җиткерде.

Чакмагыш җиренең данлы кызы ул
Чакмагыш җиренең данлы кызы ул

Минем кул астында шөгыльләнмәсә дә, Гөлназны спортта тәүге адымнар ясаган вакытыннан ук беләм һәм, үзе билгеләгәнчә, аның рухи остазы да булып торам. Хаклы ялга чыгып, районыбыздагы сәләтле балаларны туплап шөгыльләнергә керешкән елларда ул, туган мәктәбе командасы составында спортның төрле төрләрендә үзен сәләтле итеп күрсәткән перспективалы кыз, Октябрьский шәһәрендәге интернат-мәктәптә укый башлады. Шуңа күрә безнең секциядә шөгыльләнү насыйп булмады аңа. Октябрьскийда үсмерләр белән шөгыльләнгән, кызганычка каршы, узган ел иртәрәк якты дөньядан киткән дустым, талантлы тренер Ринат Җәүдәт улы Хафизовка Гөлназ турында җиткердем һәм тиздән төбәк, республика күләмендә үткән ярышларда бу кыз җиңүле адымнар ясап сөендерә башлады. Бергә аралашулар төрле ярышларда да дәвам итте: бу тырыш кыз миңа да киңәшләр сорап мөрәҗәгать итә иде, үзем дә киңәш-тәкъдимнәр бирүдән баш тартмадым. Республика күләмендә үзен шактый күрсәтергә өлгергән, бик күп җиңүле үрләр яулаган Гөлназыбыз, безнең киңәшне тотып, Русия җыелма командасының әзерлек үзәгенә юнәлде. Тырыш якташыбызның илебез генә түгел, Европа, дөнья күләмендәге ярышларда да үзен күрсәтүенә сөенеп бетә алмадык. Әнә шулай ныкышмалы тренировкалар, җиңүгә омтылып чәмләнеп ярышулар безнең якташыбызга яңа үрләр яуларга ярдәм итте. Берничә ел элек Гөлназыбыз үзенең тренерының улы белән тормышын бәйләде. Озакламый яшь гаиләне сөендереп, нәни кызлары Виктория дөньяга килде. Бала туганнан соң санаулы айлар эчендә ул яңадан тренировкаларга кереште һәм нитиҗәдә Олимпия уеннарының бронза медален яулауга иреште! Гөлназыбыз туган ягы белән бәйләнешне өзми: сабан туйларына, отпускка кайтып тора. Без телефон аша даими бәйләнештәбез, Яңа Балтачка кайткан вакытларында ул бик теләп безнең секциябездә шөгыльләнүчеләр белән аралаша, үзе турында мавыктыргыч итеп сөйли, яшь велосипедчыларга фәһемле киңәшләр бирүдән дә баш тартмый. Районыбыз тарихында шундый югары дәрәҗәгә ирешкән тәүге спортчы булса да, Гөлназ гади, тыйнак, аралашучан булып кала. Алда язып үткәнемчә, ул – ныкышмалы тренировкалар, зур теләк белән шөгыльләнүе, чәмләнеп тотынып максатына ирешмичә тукталып калмавы белән зур биеклекләргә ирешү өлгесе дә. Үземдә шөгыльләнүчеләргә мин аны һәрчак үрнәк итеп куям. Районыбызда велосипед спортчы секциясе яңадан күтәрелеш чорын кичерә. Анда шөгыльләнеп, бик күп талантлы егет һәм кызларыбыз да, һичшиксез, Гөлназыбыз кебек югары дәрәҗәле спортчы була алачак, дип ныклы белдерә алам. Бездә шартлар да, талантлар да җитәрлек, аларга вакытында дөрес юнәлеш бирергә һәм ныкышмалы күнекмәләр белән осталыкларын үстерә барырга гына кирәк.

Автор:Ранис Баянов, Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре.
Читайте нас: