ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2023, 10:30

Җиңү артыннан җиңү

Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендә 2010-2011 елларда туган үсмерләр арасында “Алтын шайба” Бөтенрусия яшь хоккейчылар турнирының финал ярышлары үтте.

Җиңү артыннан җиңү
Җиңү артыннан җиңү


Бер атна буе дәвам иткән турнирда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән иң көчле 16 команда, 272 уенчы җыелган иде. Алты көн эчендә Чайковский шәһәренең өсте ябулы “Темп” боз сараенда 47 уен булды.
Җиңел булмаган алышта районыбызның “Ястребы” хоккейчылар командасы җиңү артыннан җиңүләр яулап барып, финалга чыкты. “Алтын шайба” кубогы өчен алар Архангельск өлкәсенең “УЛК” хоккейчылар клубы әгъзалары белән киеренке уен алып барды. Нәтиҗәдә безнекеләр көндәшләрен 5:2 исәбе белән җиңеп, “Алтын шайба” Бөтенрусия яшь хоккейчылар турнирының чемпион исеменә лаек булды!
“Ястребы” хоккейчылар командасының ата-аналары тренер Азат Илшат улы Мәҗитовка, бар яклап та ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимияте җитәкчелегенә, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы директоры Рөстәм Фәвис улы Шәеховка ихлас рәхмәт белдерә.

Җиңү артыннан җиңү
Җиңү артыннан җиңү
Җиңү артыннан җиңү
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: