+18 °С
Ачык
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова катнашты. Анда безнекеләрдән тыш республикабызның төрле төбәкләреннән килгән Уфа, Әбҗәлил, Иглин, Куергазы, Чишмә, Балтач, Караидел районнары командалары көч сынашачак. Спортчыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләп, уңышлы уен һәм иң көчлеләрнең җиңүен теләде. Уеннар өч көн дәвамында барачак. Бу хакта тулырак – киләсе санда.